Язучы, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алган, татар хатын-кызлары арасында тәүге роман язучы буларак танылган, күп кенә повесть-роман, хикәяләр авторы Мәдинә Маликовага 80 яшь. Әлеге күренекле дата уңаеннан, 5 август көнне Айдар авылы китапханәсендә, “Кояшка тиң гомер” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәгә язучының тормыш юлы, иҗатына багышланган һәм китапханә фондында булган барлык китаплары куелды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:38