Айдар авыл ветеран үзешчәннәре "Балкыш" район этабы фестивалендә катнашты.

2018 нче елның 31 нче мартында Баландыш авлы мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының “Балкыш” фестиваленең зона сайлап алу туры булып узды. Фестивальнең зона сайлап алу турында Баландыш,  Айдар  авыл җирлекләре үзешчәннәре, сәнгатьтә катнашучы ветеран җырчылар, биючеләр, фольклор коллективлар катнашты. Фестивальдә катнашкан ветераннарыбыз  үз чыгышларын югары дәрәҗәдә, ә иң мөһиме – чын күңелдән башкардылар.

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 2 апреле, 14:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International