28 март көнне Айдар авылы китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Табигать дөньясына китап аша" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.

28 март көнне Айдар авылы китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Табигать дөньясына китап аша" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә экология белән кызыксынучы укучылар өчен тәгаенләнгән. Биредә әйләнә-тирәнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, табигатьне саклау турындагы һәм туган җиребезгә, әйләнә-тирә мохиткә карата булган хисләрен үзләренең иҗат җимешләрендә күрсәткән язучыларның әсәрләре белән дә танышып була.  Әлеге күргәзмәдә Г. Бәширов, М.Рәфыйков, Г. Тукай, В.Бианки, М.Пришвин, Ә.Хәсәнов, В.Бударин һәм  табигатьнең матурлыгы, байлыгы, кошларның,  хайваннарның  кызыклы  һәм  мавыктыргыч  тормышын  чагылдырган башка язучыларның китаплары да файдаланылды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International