26 август көнне район мәдәният йортында педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәдә 2014-2015 уку елына анализ ясалды, алда торган бурычлар һәм максатлар билгеләнде, проблемалар әйтелде. Районга кайткан яшь специалистлар белән таныштырылды. Киңәшмәнең икенче өлеше итеп педагогик хезмәткәрләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.Яңа 2015-2016 уку елына Теләче районының барлык мәктәпләре дә әзерлеге әйтелде. Айдар башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы яңа уку елына әзерлек буенча өченче урынга лаек булды.
Соңгы яңарту: 2015 елның 27 августы, 15:49