2016 елның 22 февраль көнне районның 25 еллыгына багышланган кышкы спартакиадасы булып узды.

Әлеге ярышларда “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 26 хезмәткәре күп кенә спорт төрләрендә үз көчләрен  сынадылар.Спартакиада  9 спорт төреннән торды: чаңгы ярышы, бадминтон, хоккей, пневматик винтовкадан ату, шахмат, теннис, канат тарту, гирь күтәрү һәм чаңгыда экстремаль йөрү. Бәйрәм чарасы белән үрелдерелеп төзелгән спартакиада бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 25 феврале, 08:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International