21 март – Халыкара шигърият көне. Бу көнне китапханәләрдә төрле чаралар, шигъри кичәләр үткәрелеп килә. Айдар авылы китапханәсендә дә мәдәният йорты белән берлектә, "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе членнары катнашында “Шигырьләр түшәлгән сукмакта” дип исемләнгән поэзия сәгате үткәрелде. Чәй табыны артында үткәрелгән әлеге чарада якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре укылды.
"Шигырь йөрткән кеше бәхетле ул!"-дип язган Туфан Миңнуллин. "Күңелебездә шигырь йөртик, бәхетле булыйк! Бәхетнең туган илдә, туган телдә икәнен онытмыйк!" дигән матур теләкләр белән тәмамланды әлеге очрашуыбыз.
Соңгы яңарту: 2016 елның 23 марты, 13:41