Бәйрәмдә катнаштык

Алан, Балыклы, Күкчә авылларында эшләүче мәдәният йортлары 2015 ел- Әдәбият һәм парк-скверлар елына багышланган район бәйрәмендә катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан  әзерләнгән, берничә бүлектән торган күргәзмә бәйрәм тамашачыларының игътибарын үзенең  зәвыклы бизәлеше, эчтәлеге, күпкырлы һәм  җирле материалларга нигезләнгән булуы белән  җәлеп итте. Күргәзмәнең һәр өлеше үзе дә бакчадагы аллеяларны хәтерләтте. Менә алар: “Икмәк булса- җыр да булыр”, “Иген уңышы һәрвакыт күп булсын, башаклар күкәй кебек тук булсын”,” Гөл- чәчәкләр аланы”, “Һөнәрле үлмәс”, “Әдәби-сәнгати хәзинә”, “Кунак аша- кара-каршы”  Һ.б.
  

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International