20.11.2015
20 нче ноябрь көнне 07.00 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы дүртенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды. Төп мәсьәлә – “Теләче муниципаль районының 2016 нчы елга бюджет проекты турында”. Районның 2016 нчы елга бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде аның буенча 2 нче декабрь көнгә җәмәгать тыңлаулары билгеләнде. Ул 9.00 сәгатьтән район Советының утырышлар залында узачак.
Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс - бюджет рәисе Р.Р Яхин, Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Миңнегулов И.Ә., Теләче муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе Фәрхетдинов С.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И – лар чыгыш ясадылар, куелган сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Соңгы яңарту: 2015 елның 23 ноябре, 14:17