Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынайган көннәрдә, 20 апрель көнне Айдар авылы мәдәният йортының методик бүлмәсендә рәсем күргәзмәсе куелды.

"Бөек Җиңү кайтавазы..."
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән күргәзмә- чаралар Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, яшүсмерләр күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатын күздә тота.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынайган көннәрдә, 20 апрель көнне Айдар авылы мәдәният йортының методик бүлмәсендә рәсем күргәзмәсе куелды. Әлеге рәсемнәр аша сугышта катнашкан бабайларыбызга рәхмәтләр белдердереп, ерактагы сугыш хатирәләрен күзаллап була.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International