19 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде.

 

 

      Мондый кичәләр уздыру китапханә эшчәнлегендә күркәм традициягә әверелде. Менә инде 15 ел дәвамында китапханә хезмәткәрләре булачак солдатларны хөрмәтләп озаталар, алар белән хатлар алышалар, солдат әниләре белән дә җылы кичәләр уздыралар. Бу чараларның максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, аларга үз-үзеңне тоту  кагыйдаләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү, әниләргә рухи таяныч күрсәтү, халык арасында китап һәм китапханәнең дәрәҗәсен үстерү.

Очрашу кичәсендә Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге начальнигының урынбасары, запастагы майор Садыйков Айрат Камил улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шайдуллин Альфред Рәшит улы, “Олимп” яшьләр үзәге җитәкчесе Ибраһимов Зөлфәт Зөфәр улы, Теләче районының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Ихсанов Рәхим Әскать улы катнашты. Алар егетләргә изге теләкләрен җиткерделәр, Ватан алдындагы бурычларын исән-сау үтәп илебезгә исән-имин йөреп кайтуларын теләделәр. Кичәдә армия сафларында хезмәт иткән егетләрнең хатлары укылды, матур җырлар җырланды. Көзге чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 21 егет Ватаныбызны сакларга алына. Кичәне оештыручы китапханә хезмәткәрләре дә армия сафларына китүче егетләргә хәерле юл теләделәр, хатлар аша туган як белән элемтәдә торырга тәкъдим иттеләр.

Соңгы яңарту: 2016 елның 20 октябре, 10:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International