Шул уңайдан, яңа ачылган “Тюлячинка” паркында, балалар китапханәсе китап укучылар арасында яраткан әсәрләре буенча рәсемнәр ясау бәйгесе оештырды. Балалар укыган китапларын һәм андагы төп геройларны исләренә төшерделәр. Бәйге бик актив һәм күңелле үтте. Матур табигать һәм бәйрәмчә мөхит биредә катнашучыларга иҗат дәрте һәм күтәренке кәеф өстәде. Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр бирелде.
Соңгы яңарту: 2016 елның 21 сентябре, 08:49