18 нче сентябрь көнне 8.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.

                     

                     18 нче сентябрь көнне 8.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.

  1. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең отставкасы турында.
  2. Теләче муниципаль районы Башлыгы һәм район Советы депутаты вәкәләтләрен вакытыннан алда туктату турында.
  3. Теләче муниципаль районы башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында.
  4. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасын башкаруга конкурс игълан итү турында.
  5. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында.

 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Песошин Алексей Валерьевич, Татарстан Республикасы Президенты аппараты Җитәкчесе урынбасарыГарипов Илнур Мәхмутович, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринатовичлар катнашты.

 

Теләче муниципаль районы Башлыгы Зарипов Илдус Фатыйховичка республика җитәкчелеге тарафыннан башка эш тәкъдим ителү сәбәпле, Теләче муниципаль район Советы тарафыннан оештыру характерындагы карарлар кабул ителде

 

Үз теләге белән эштән китү сәбәпле 2019 нчы елның 18 нче сентябреннән Зарипов Илдус Фатыйховичның район башлыгы һәм район Советы депутаты вәкәләтләре туктатылды.

                  Теләче муниципаль районы башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфаларын башкару Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улына  йөкләнде.

Соңгы яңарту: 2019 елның 19 сентябре, 13:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International