2015 елның 16 октябрь көнне Иске Җөри авылында яшәүче Галимуллина Хәлимә Сабир кызына 90 яшь тулды.

2015 елның 16 октябрь көнне Иске Җөри авылында яшәүче Галимуллина Хәлимә Сабир кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шайдуллин А.Р., КЦСОН "Родник" җитәкчесе Муртазин Н.А., Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар  Хәлимә Сабировнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.

          Хәлимә Сабировна килгән кунакларны  рәхмәт сүзләре белән озатып калды.


 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International