15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 15 февраль көнне, Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, әлеге истәлекле датага багышлап «Муса абый— балаларның якын дусты» исемле патриотик сәгать үткәрелде. «Тормышы җыр кебек» электрон презентациясе, « Ул-дәвернең батыр сугышчысы, ул-заманның бөек җырчысы » китап күргәзмәләре аша балалар аның тормыш юлы, балачак, үсмер еллары, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар.
Соңгы яңарту: 2018 елның 16 феврале, 15:56