12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Теләче мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Безнең адрес - Россия» дигән эшлекле уен үткәрделәр.
Уенда кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Ике командага бүленеп ярышкан балалар барлык бәйгеләрне дә уңышлы үтеп Ватаныбыз Россия турында бик күп яңа мәгълүмат тупладылар. Уенда дуслык җиңде.