12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Теләчедә велосипедта узышу ярышы булып узды

 

        Анда олысы да, кечесе дә теләп катнашты. Спорт бәйрәме район мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы шартларда башланып китте. Ярышка килүчеләрне, Россия көне белән, муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин котлады һәм аларга имин узышлар теләде.
Тантаналы ачылу тантанасыннан соң велосипедчыларыбыз массакүләм стартка басты. Ленин урамыннан старт алгач, алар Теләче-Арча юлына таба борылып, Казаклар авылына таба юл алдылар. Казаклар, Кече Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа авыллары аша узып, Арча – Теләче юлы аша кабат Теләчегә, финишка әйләнеп кайттылар. Финишка беренче булып, 37 минутта 50 секундта Иске Җөри авылыннан Булат Сәлимов килде. Икенче һәм өченче урыннарны район газ хуҗалыгыннан Рөстәм Мәүләвиев (40,40) белән Күкчәдән  Игорь Антонов (45,58) яулады. Аннан соңгы урыннарга Теләчедән өстәмә белем педагогы Айназ Фәтхуллин (47,36), Иске Җөридән Раил Мараков (48.07), муниципаль район башкарма комитетыннан Рәхим Ихсанов (49, 50),  Теләчедән Аяз Тимерханов (49, 31), җаваплылыгы чикләнгән “Богородские розы” ширкәтеннән Нурфис Дәүләтшин (50,52) лаек булды. “Иң яшь катнашучы ир бала” исеменә Теләчедән өч яшьлек Булат Зәйниев, ә “Иң яшь катнашучы кыз бала” исеменә шулай ук Теләчедән өч яшьлек Иделия Якупова лаек булды. Ә ярышта иң өлкән яшьтәге катнашучылар буларак Комаровка авылыннан Васил Исмәгыйлев белән Надежда Максимова танылды. Әлеге номинацияләрдә җиңү яулаган һәм ярышта җиңүче 8 кешегә “Хайтек” кибете тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә кибет вәкиле Нияз Шәмсетдинов тапшырды. Ярышта катнашучыларның барсы да истәлек медальләренә лаек булдылар. Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрнең берсе булган Игорь Антонов велосипедта арткы тәгәрмәчләрдә генә  йөреп, мастер-класс күрсәтте.

Соңгы яңарту: 2018 елның 13 июне, 14:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International