12 апрель кешелек тарихының истәлекле датасы -Космонавтика көне.

12 апрель кешелек тарихының истәлекле датасы -Космонавтика көне. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Йолдызларга юл” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.  Укучылар космоска дүртаяклы дусларыбызның сәяхәт кылуын, беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы, аның галәмгә  тәүге очуы, Титов, Попович, Терешкова кебек космонавтлар  белән таныштылар, презентация карадылар. Космонавт булу өчен ныклы сәламәтлек, чыдамлык, куркыныч ситуацияләрдә югалып калмый торган акыл кирәклеге турында мәгълүмат алдылар.

Соңгы яңарту: 2017 елның 13 апреле, 09:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International