Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла.

Кадерлеләрдән – кадерлерәк, сөйкемлеләрдән – сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребезне төрле җирләрдә  котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 30 сентябрь көнне Айдар мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче һәм авыл җирлеге белән берлектә   "Чәчләргә чаллар керсә дә,күңелләр бит әле яшь һаман" дип исемләнгән  бәйрәм чарасы уздырылды. Тамаша залына зур табын, кайнар коймак,  чәй әзерләнде. Алар борынгы җырлар җырладылар, башваткыч чиштеләр һәм Кино елы уңаеннан  мультимедия ярдәмендә авыл тарихы буенча «Тарих эзләре буйлап» исемле презентация карадылар. Бәйрәм чыннан да оешкан төстә,зур әзерлек белән оештырылган иде. Һәрбер өлкән кешегә күчтәнәч пакетлар таратылды. Алар зур канәгатьлелек алып өйләренә таралышты.

Соңгы яңарту: 2016 елның 3 октябре, 08:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International