1 апрель- Халыкара кошлар көне.

1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. 1 апрель көнне Айдар авылы китапханәсендә дә укучылар белән
« Көтә күңел кошларны, аларның шат җырларын » дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты-кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълумат җиткерү. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Кичә ахырында иң матур кош рәсеме ясаучы укучылар билгеләнде һәм катнашучыларның барсына да бүләкләр таратылды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International