“Төбәгем, мин синең өчен җаваплы”

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” дигән темага яшьләр өчен экологик эссе язу конкурсы уздырыла. Әлеге республика конкурсының  оештыручысы булып Республика яшүсмерләр китапханәсе тора. Конкурста 18дән 30га кадәрге яшьләр  катнаша ала. Конкурсның максаты- яшьләрне  туган як табигатен сакларга өйрәтү,  аларның экологик фикерләү сәләтен үстерү,   игътибарларын  экологик проблемаларга юнәлтү,  талантлы яшьләрне  ачыклау һәм аларга ярдәм итү, экологик белемнәр аша китапханә ролен күтәрү. Әлеге конкурска Айдар авылы китапханәсенең  китап укучысы Мусина Л.И.  "Мин җиремне коткарам" исемле иҗади эшен тәкъдим итте.

Соңгы яңарту: 2017 елның 30 октябре, 14:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International