“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”


16 сентябрьдән 1-4 сыйныфлар өчен “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-мәгариф проекты старт алды. Бу көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәни дәрес үткәреп, конкурсның төп кагыйдәләре белән таныштырды, аны тутыру тәртибен аңлатып, укучыларга мәдәни көндәлекләрне тараттты. Бу көндәлеккә үзеңнең"мәдәни сәяхәтләр"еңне, хәтта "китапханәгә сәяхәт" турында язарга кирәклеген дә искәртте. Мәдәни дәрес вакытында укучылар мәдәният төшенчәсе белән  таныштылар һәм мәдәниятле кешенең нинди булуы турында фикер алыштылар.  

Соңгы яңарту: 2016 елның 22 сентябре, 08:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International