Яңа автобус бирелде

15 апрель көнне Шәтке урта мәктәбенә тантаналы шартларда яңа автобус ачкычы тапшырылды. Ачкычны сигез ел шофер булып эшләүче Илдус Шәрипов кабул итеп алды. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Александр Ибушев катнашып изге теләкләрен җиткерде. Яңа автобус 22 урынга исәпләнгән, шул исәптән куркынычсызлык каешларын тотып торучы машина йөртүче урыны,  шоферга сигнал тапшыру кнопкасы урнаштырылган.  

Последнее обновление: 19 апреля 2019 г., 09:28

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International