Балалар бакчасында Г.Тукай атналыгы

18 апрельдән-26 апрельгә  кадәр балалар бакчасында Г.Тукай атналыгы узды. Бу атнада без Г.Тукайның биографиясе, аның шигырьләре, әкиятләре, җырлары белән таныштык. 18 апрель көнне Казаклар  китапханәсенә  экскурсиягә төштек. Анда безне китапханәче Альбина Рахматуллина каршылады. Ул тәрбияче белән бергәләп балалар белән Г.Тукай әкиятләрен рольләргә бүлдереп уйнатты. Балалар “Әйт әле , күбәләк” җырын  киемнәр киенеп җырладылар. “Кәҗә, сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр. Ахырдан “бүреләрдән” калган ботканы бергәләп утырып ашадылар. Экскурсия балаларга бик ошады.

 

Последнее обновление: 30 апреля 2016 г., 08:53

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International